Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар белән берлектә Бөек Ватан сугышында һәлак булган якын туганнарының фотоларын бергәләп карадылар.
Социаль хезмәткәр, сугышта катнашучының тол хатыны Илгизә Хафиз кызы белән берлектә, сугыш елларында һәлак булган туганнарының фотоларын карадылар, хәтер шәмен кабыздылар. Илгизә Хафизовна сугыш еллары турында сөйләде.
Мондый чаралар өлкәннәр өчен бик мөһим һәм зур кыйммәткә ия.