23 июньдә Татарстан Республикасында «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең икенче этабы узачак. Ярминкәдә Татарстанның 400дән артык предприятиесе катнашачак. Предприятиеләр тарафыннан 10 меңнән артык вакансия игълан ителәчәк.
Моннан тыш, эш эзләүчеләр үзләренең һөнәри компетенцияләрен ничек арттырырга яки ихтыяҗлы һөнәр буенча яңадан укыту үтәргә, шулай ук эшкә урнашканда яки башка төбәккә күченгәндә дәүләт тарафыннан алырга мөмкин булган ярдәм турында белә алачак.
Федераль этап өчен махсус рәвештә «Россия эше» порталында дүрт мәйданчыктан: Владивостоктан, Екатеринбургтан, Мәскәүдән һәм Туладан 8 сәгатьлек онлайн-марафон үткәреләчәк. Гомумән алганда, 40ка якын спикер хезмәт базарының актуаль темалары буенча онлайн-дискуссияләрдә катнашачак.
Эшлекле программа һәм төп төбәк чаралары турында мәгълүмат тиздән «Россия эше» порталында басылып чыгачак.
Казанда эшкә урнаштыру ярминкәсе 13:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Җиңү проспекты, 69 адресы буенча узачак.
Исегезгә төшерәбез, «Демография» илкүләм проекты кысаларында мәшгульлек хезмәтен модернизацияләү проекты гамәлгә ашырыла. Мәшгульлек үзәкләренең карьера консультантлары шәхси рәвештә карьераны планлаштырырга һәм гражданның тормыш хәлен исәпкә алып, иң туры килгән вакансияне сайларга ярдәм итәчәк.