Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә барлыкка килгән традиция буенча «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган хәтер акциясе үткәрелде.
Социаль эш буенча белгечләр өйдә социаль хезмәтләр алучыларга – тыл хезмәтчәннәренә, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның тол хатыннарына кунакка килделәр. Әңгәмә барышында белгечләр өлкәннәргә сугыш елларындагы фидакарь хезмәтләре, тынычлык өчен рәхмәт белдерделәр, сәламәтлек, озын гомер теләделәр.