Югары Ослан районында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Хәтер шәме» мемориаль акциясе узды.
Югары Осланлылар алдында район башлыгы урынбасары Сергей Осянин, Югары Ослан район ветераннар советы рәисе Римма Троицкая чыгыш ясады. «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, матди ярдәм хисап үзәге коллективлары акциядә катнаштылар һәм якташларының истәлеген хөрмәтләделәр.