Буа интернат-йортында истәлекле көн хөрмәтенә парад узды

2023 елның 23 июне, җомга

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан берничә чара узды. Социаль хезмәтләр алучылар учреждение хезмәткәрләре белән бергә парадта катнаштылар, «Хәтер шәме» акциясен оештырдылар һәм үткәрделәр, шигырьләр укыдылар. Аз хәрәкәтләнүче тәрбияләнүчеләр белән рәсемнәр буядылар.

«Сугыш турында шигырьләр озак яши һәм картаймый, алар безгә көчлерәк, кыюрак, кешелеклерәк булырга ярдәм итә», – ди социаль хезмәтләр алучы Олег Нахтармин.

Чарада катнашучылар фашистлар белән сугышкан туганнарын һәм якыннарын, тылда хезмәт итүчеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар, шәмнәр кабыздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International