22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, «Актив озын гомерлелек» проектында катнашучылар Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен театральләштерелгән тамаша оештырдылар.
Б. Васильевның «А зори здесь тихие» повесте мотивлары буенча куелган спектакль Сугыш һәм хезмәт ветераннары советының актлар залында күрсәтелде. Тамашачылар дулкынлану белән, ә күпләр күз яшьләре белән сәхнәдә булган хәлләрне күзәттеләр, ә тамашадан соң алган хисләре өчен артистларга рәхмәт белдерделәр.