Бүген, 30 июньдә, Яр Чаллы шәһәренә эш визиты белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килде.
«Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны шәхси кабул итү булды, аның барышында министр предприятиеләргә дәүләт ярдәме программасын гамәлгә ашыруга, гражданнарның иҗтимагый эшләрдә катнашуына, халыкның мәшгульлеге турындагы гамәлдәге законнарга кагылышлы сорауларга җавап бирде.
Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә дә җентекле аңлатмалар бирелде.