«Кайгырту» приютындагы балаларны һөнәрләр белән таныштыралар

2023 елның 30 июне, җомга

Балаларның һөнәрләрнең күптөрле дөньясы турындагы күзаллауларын киңәйтү, икътисадчының вазыйфаи бурычлары белән танышу максатыннан Алексеевск районы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Венера Халикова хисапчы кабинетына экскурсия үткәрде.

Хисапчы хикәясеннән балалар икътисад фәненең һәм икътисадчы һөнәренең килеп чыгышы тарихын белделәр. Белгеч балаларны авыл хуҗалыгы техникумында укытыла торган хисапчы һәм икътисадчы белгечлекләре белән таныштырды. Белгеч шулай ук эш өстәлендә булган китаплар турында сөйләде.

Чара «Кем булырга телим?» анкетасы узу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International