«Асылташ» приюты тәрбияләнүчеләре «Рәсем җыелды» чемпионатында җиңү яулады

2023 елның 3 июле, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбияләнүчеләре балигъ булмаганнар өчен социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре тәрбияләнүчеләре арасында тиз арада пазл җыю буенча Идел буе федераль округы чемпионатында катнаштылар. Чара 26–28 июньдә Ульяновск шәһәрендә узды.

Беренче көнне чемпионатта катнашучылар өчен шәһәрнең үзәк тарихи өлеше буенча күзәтү экскурсиясе оештырылды, ә инде кич белән балаларны кинога алып бардылар.

Икенче көнне чемпионат узды. «Асылташ» приютыннан анда ике команда катнашты. Катнашучылар алдында 45 минут эчендә мөмкин кадәр тизрәк хатасыз рәсем җыю бурычы торды. Яр Чаллы приютында тәрбияләнүчеләр биремне 22 минут эчендә үтәп, беренче урынны алдылар.

Барлык җиңүчеләр һәм катнашучылар кубоклар, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Чемпионаттан соң балалар С. Е. Бирюков исемендәге Ундор палеонтология музеена интерактив экскурсиягә киттеләр. Шулай ук чемпионатта катнашучылар өчен «Grafika» рәсем мәктәбендә мастер-класс үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International