«Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре район мәдәният йорты коллективы белән берлектә хәйрия бәйрәме оештырдылар. Чара районның ваемсыз булмаган кешеләре ярдәме белән уздырылды.
Корбан бәйрәменә мөмкинлекләре чикле балалар һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдән балалар чакырылган иде. Аларга бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре турында сөйләделәр. Шулай ук балаларга төрле халыклар һәм милләтләр арасында дуслык кирәклеге турында искә төшерделәр.
Чарада балалар конкурсларда, бию мастер-классында катнаштылар. Ачык һавада хәрәкәтчән уеннардан соң балалар кайнар ризык белән сыйландылар. Аны утта «Нур» кафесы хуҗасы Таһирҗон Жураев әзерләгән иде. Зур өстәл артына 50 бала җыелды.
Ахырда һәр балага хәйриячеләр сыйлары салынган зур пакет тапшырдылар.