Грант конкурсына гаризалар кабул итү 2023 елның 23 июленә кадәр дәвам итәчәк. Конкурс турындагы нигезләмәләр һәм катнашу шартлары белән сайтта танышырга мөмкин: https://грантытатарстана.рф/contests/6.
2023 елның 9 июненнән 23 июленә кадәр «Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча республика ресурс үзәге» автоном коммерциячел булмаган оешмасы тарафыннан гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә.
24 августта Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр өчен «Робинзон» слеты узачак. Чара социаль приютта тәрбияләнүчеләр арасында караучысызлыкны, хокук бозуларны һәм балигъ булмаганнарның җәмгыятькә каршы гамәлләрен профилактикалауга юнәлдерелгән.
Предприятие эш урынында уку, эш бирүче хисабына туклану, тулы социаль пакет, өстәмә 14 көнлек ял, хезмәт стажы һәм өзлексез стажы өчен акчалата бүләк, шулай ук вакытында һәм тотрыклы хезмәт хакы тәкъдим итә. Хезмәт хакы 50 мең сумнан башлана.
Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Яңа горизонтлар» проекты белән Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды грантын отты. «Минем гаиләм» фонды программасы кысаларында өй микротернәкләндерү үзәге булдырылган.
Бу көннәрдә Болгарда зур атналык «Яңарыш. Эпос хәзерге заман укуында» фестивале уза.
Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балигъ булмаганнар өчен «Үзгәрешләр җәе» ял мәйданчыгы кысаларында С. Әмутбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театрына экскурсия оештырдылар.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яңа тернәкләндерү технологиясе кертелде, ул азык-төлек продуктларыннан күләмле композицияләр булдыруны күздә тота.
Татарстан нефтенең 60 еллыгы паркында ел саен сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен махсус оештырыла торган кече Сабантуй узды.
Иске эштән китмичә дә яңа эш табарга мөмкин. Моның өчен эш урыннары ярминкәсенә бару җитә. Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә шулай дип уйлыйлар.