Минзәлә балалары театрда экскурсиядә булдылар

2023 елның 18 июле, сишәмбе

Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балигъ булмаганнар өчен «Үзгәрешләр җәе» ял мәйданчыгы кысаларында С. Әмутбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театрына экскурсия оештырдылар.

Балаларны режиссер-куючы Дамир Самерханов каршы алды. Ул театр буенча экскурсия үткәрде, гардеробчы, костюмнар буенча рәссам, гример, режиссер, режиссер ярдәмчесе, рәссам-куючы, монтажлаучы, тавыш операторы һ. б. хезмәткәрләрнең эше белән таныштырды.

Балалар театр музеенда булдылар, анда аларга театрның барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр. Сәхнәдә балалар залны актерлар күзләре белән күрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International