Түбән Каманың «Шәфкать» үзәгендә өй микротернәкләндерү үзәге оештырыла

2023 елның 18 июле, сишәмбе

Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Яңа горизонтлар» проекты белән Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды грантын отты. «Минем гаиләм» фонды программасы кысаларында өй микротернәкләндерү үзәге булдырылган.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге базасында оештырылган «Өй микротернәкләндерү үзәге» хезмәте эшчәнлеге инвалид балаларны һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче гаиләләргә, шул исәптән ерак авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә, балалар өчен шәһәр тернәкләндерү үзәкләренә һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренә йөрү мөмкинлеге булмаган гаиләләргә социаль хезмәт күрсәтүләргә ирешүне киңәйтүгә юнәлдерелгән.

«Яңа горизонтлар» проектын гамәлгә ашыру 1 июльдә башланды. Проект 18 ай дәвам итәчәк. Проектта катнашучылар – 15 үзенчәлекле балалы гаилә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International