Казан дары заводы эшкә чакыра

2023 елның 18 июле, сишәмбе

«Казан дәүләт казна дары заводы» ФКП персонал җыю турында игълан итте. Оборона-сәнәгать комплексы предприятиесенә түбәндәге белгечләр кирәк:

- аппаратчы,

- пресслаучы,

- махсус әйберләр кисүче,

- тегүче,

- транспортлаучы,

- КИПиА слесаре,

-слесарь-ремонтчы,

- токарь,

- фрезерлаучы,

- электромонтер,

- электр белән эретеп ябыштыручы,

- махсус әйберләр җыючы,

- келәтче,

- җитештерүне контрольдә тотучы,

- бинаны контрольдә тотучы,

- проектлаучы-төзүче,

- әйдәп баручы инженер,

- капиталь төзелеш бүлеге белгече,

- әйдәп баручы икътисадчы,

- бюджетлаштыру буенча әйдәп баручы белгеч,

- төзелешне күзәтү буенча инженер,

- мәгълүмати куркынычсызлык администраторы,

- кулланучыларга ярдәм итү буенча белгеч,

- смета-килешү бүлеге начальнигы,

- инженер-технолог,

- осталар.

Предприятие эш урынында уку, эш бирүче хисабына туклану, тулы социаль пакет, өстәмә 14 көнлек ял, хезмәт стажы һәм өзлексез стажы өчен акчалата бүләк, шулай ук вакытында һәм тотрыклы хезмәт хакы тәкъдим итә. Хезмәт хакы 50 мең сумнан башлана.

Белешмәләр өчен телефон: (843) 554-34-51.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International