Бу көннәрдә Болгарда зур атналык «Яңарыш. Эпос хәзерге заман укуында» фестивале уза.
Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Спас интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары «Манасчы» әсәрен карадылар. Театр артистлары дөньядагы иң зур «Манас» эпосының иң якты битләрен тәкъдим итте, ул Гиннес рекордлар китабына дөньядагы иң зур эпос буларак кертелгән. Социаль хезмәт алучылар кыргыз халкының бөек байлыгы белән танышып кына калмадылар, ә актерлар белән истәлеккә фотога да төштеләр.