Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында һөнәри юнәлеш бирү чарасы узды. Анда 14-17 яшьлек социаль хезмәт алучылар катнашты. Чара Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә оештырылды.
Балалар һөнәрләрнең классификациясе, кызыксындырган һөнәрләр турында мәгълүмат чыганаклары белән таныштылар, шулай ук һөнәрләр турында видеоролик карадылар. Тесттан соң алар конкрет һөнәр төрләренә омтылышларын билгели алдылар.
Мәшгульлек үзәге директоры Роберт Ганиев һәм учреждение консультанты балалар белән уку-һөнәри эшчәнлекләрен планлаштыру мәсьәләләре буенча әңгәмә үткәрделәр.