Җәйге эш яшүсмерләргә акча белән мөстәкыйль идарә итәргә мөмкинлек бирә

2023 елның 21 августы, дүшәмбе

16 яшьлек Дарья Кочукова махсус хәрби операциядә катнашучының күпбалалы гаиләсенең әгъзасы булып тора. Кыз 13 нче гимназия-интернатта укый, 10 нчы сыйныфны тәмамлаган. Быел ул беренче тапкыр вакытлыча түләүле эшкә урнашкан.

Җәйге чорда эшләп алу мөмкинлеге турында Дарья әнисеннән белә. Кызның әтисе махсус хәрби операциягә киткәнче «РИАТ» ААҖдә эшләгәнлектән, әтисенең эш бирүчесе Дашага оешмага утыргычлар җыю участогына хисапчы булып эшкә урнашырга тәкъдим итә.

Узган елларда кыз мәктәп яны лагеренда волонтер булып, хезмәт хакы алмыйча гына ярдәм итә. Быел ул беренче тапкыр Яр Чаллының мәшгульлек үзәге юнәлеше буенча түләүле вакытлыча эшләрдә катнашты.

Кыз үзенең беренче хезмәт хакын да, матди ярдәмен дә алган инде. 2024 елда Даша шул ук компаниягә яңадан эшкә барырга планлаштыра. Киләсе елда аңа имтихан тапшырырга һәм югары уку йортына керергә туры киләчәк, шуңа күрә кыз эшләп тапкан акчасын БДИны уңышлы тапшыру өчен җәмгыять белеме буенча онлайн-белем бирү курсына сарыф итәргә планлаштыра.

Исегезгә төшерәбез, 1 августка Яр Чаллы шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша 14 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге 2 900 яшүсмер эшкә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International