Мөстәкыйльлекне үстерү һәм көндәлек тормышта адаптацияләү максатыннан, көндезге тору төркеменә йөрүче яшьләр өчен даруханәгә бару оештырылды. «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре алдан ук дәрестә даруханәгә баруга кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Даруханәгә кергәнче, яшьләргә җәмәгать урыннарында үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Социаль хезмәт алучылар витриналарда нинди дарулар ятуын карадылар, фармацевтның эшен күзәттеләр, рецептның нәрсә икәнен, кемгә һәм кем тарафыннан бирелгәнен белделәр. Шулай ук социаль хезмәтләр алучылар үзләре әйбер сатып алырга тырыштылар.