Аш-су мастер-класслары тормыш күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә

2023 елның 21 августы, дүшәмбе

Арча районы «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге белгечләре тарталеткалар әзерләү буенча кулинар мастер-класс үткәрделәр.

Аш-су әзерләү һәм кулинария экспериментлары социаль хезмәтләр алучыларда тормыш күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә: өй эшләрен башкару, үзләренең төп ихтыяҗларын канәгатьләндерү. Аш-су мастер-класслары реабилитантларның физик үсешенә булыша. Дәресләрдә катнашучыларга ризык уйлап табу гына түгел, ә бик күп төрле хәрәкәтләр ясау да кирәк: үлчәү, болгату, салу, форма бирү, төрле зурлыктагы кисәкләр кисү. Моннан тыш, төрле текстуралы, температуралы һәм зурлыктагы продуктлар белән эшләү сенсор үсешенә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International