«Ышаныч» үзәге тернәкләнүчеләре өчен иҗади дәрес

2023 елның 21 августы, дүшәмбе

18 августта Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында төсле фетрдан брошь ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Чараның максаты фетр белән эшләү алымнарына өйрәтү, фантазияне үстерү иде.

Мастер-класс барышында балалар кайчы һәм энә белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасын искә төшерделәр. Катнашучыларга шаблон буенча чәчәкләр өчен детальләрне кисеп алырга тәкъдим ителде. Детальләрне җыйгач, эшләнмәләрне төймәләр белән бизәделәр. Чарага килүчеләр бизәк ясау өстендә бик теләп эшләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International