Ел саен 19 августта православие динендәгеләр Алма Спасын бәйрәм итәләр. Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында да бу көн уңаеннан чара үткәрелде. Бәйрәмдә интернат-йорт карамагындагылар Бал, Алма, Чикләвек Спасларын искә алдылар, балачак хатирәләре, халык традицияләре белән уртаклаштылар.
Бәйрәм бал белән чәй эчү белән тәмамланды. Шулай ук социаль хезмәтләр алучылар алма белән сыйланды, бер-берсен котлады һәм җылы теләкләр әйтте.