ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Шул елларның фаҗигале вакыйгалары турында» дигән чара узды.


29
август, 2023 ел
сишәмбе

30 август ял көне булачак. 29 августта эш көне бер сәгатькә кыскартыла.

Бүген Казанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе кысаларында тантаналы чара узды. Аны «Татарстан – яңа гасыр» төбәк иҗтимагый хәрәкәтенең Казан территориаль бүлеге ярдәме белән Бөтенроссия инвалид балаларның ата-аналары оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге оештырды.

Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында халыктан акча урлауны кисәтүгә юнәлдерелгән әңгәмә узды. Очрашуда Россия Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча полиция бүлеге начальнигы урынбасары – полиция подполковнигы Азат Зиатдинов һәм Ак Барс банкының Минзәлә районы буенча бүлеге җитәкчесе Эльвира Юнысова катнаштылар.

Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Икене икегә – дүрт» дип аталган чара узды. Бу барлык укучылар, студентлар, аларның әти-әниләре, укытучылар өчен бәйрәм.

Шушы көннәрдә Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгеннән балалар Иннополис шәһәрендә экскурсиядә булдылар.

27 августта Алексеевск районының балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приюты тәрбияләнүчеләре тыл хезмәтчәне Мария Матвеевнага ярдәм күрсәттеләр. Тимурчылар кышын саклар өчен, яшелчәләрне өйгә ташыдылар. Мария Матвеевна ярдәмгә шатланды һәм балаларга рәхмәт белдерде.

25 августта 95 яшьлек юбилеен тыл хезмәтчәне, Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәтләрен алучы Александра Васильевна билгеләп үтте.

Алексеевск муниципаль районының балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютына үзенең ярдәмчеләре белән чәчтараш-стилист Рөстәм килде. Кунаклар приютта тәрбияләнүчеләргә чәч кисү һәм прическалар тәкъдим иттеләр.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International