Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Шул елларның фаҗигале вакыйгалары турында» дигән чара узды.
Дәрес алдыннан ук «Сугыш балалар күзләре белән» балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырылды, балаларны хәрби тематикага нәфис әдәбият белән таныштырдылар. Чарада балаларга тематик документаль фильмнар күрсәттеләр, ташландык материалдан самолетлар ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Дәрес балаларның сугыш вакыйгалары турында белемнәрен тирәнәйтте, гражданлык бурычы, батырлык турында күзаллау формалаштыруга, шулай ук Җиңүне якынайтканнарга рәхмәт хисләре тәрбияләүгә ярдәм итте.