Бүген Казанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе кысаларында тантаналы чара узды. Аны «Татарстан – яңа гасыр» төбәк иҗтимагый хәрәкәтенең Казан территориаль бүлеге ярдәме белән Бөтенроссия инвалид балаларның ата-аналары оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге оештырды.
Бәйрәмгә җыелган балаларны Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин, «Татарстан – яңа гасыр» оешмасының югары советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова сәламләде.
«Балаларда көч» хәйрия фондын оештыручы Адель Загретдинов кайгыртуы аркасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар мәктәпкә канцелярия товарлары җыелмалары алдылар. Шулай ук балалар өчен аниматорлар, клоуннар чыгышы оештырылган иде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, акция бер үк вакытта берничә шәһәрдә – Лениногорск, Түбән Кама, Чистайда уза. Уку елы алдыннан 100 дән артык инвалид бала ярдәм алды.