Алексеевск муниципаль районының балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютына үзенең ярдәмчеләре белән чәчтараш-стилист Рөстәм килде. Кунаклар приютта тәрбияләнүчеләргә чәч кисү һәм прическалар тәкъдим иттеләр.
Һәрбер балага индивидуаль караш иде. Осталар балаларның теләкләренә колак салдылар, шулай ук чәчләрне карау буенча кыйммәтле киңәшләр бирделәр. Моннан тыш, Казан кунаклары балаларны бүләкләр белән дә сөендерделәр.