Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Икене икегә – дүрт» дип аталган чара узды. Бу барлык укучылар, студентлар, аларның әти-әниләре, укытучылар өчен бәйрәм.
Бәйрәм атмосферасын озын буйлы курчаклар, биюләр һәм уеннар тудырды. Мәктәп укучыларын зирәклеккә тикшерделәр. Күңелне күтәрү өчен барлык балаларга шарлар таратылды.
Чараның иң мөһим кунаклары булачак беренче сыйныф укучылары булды. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында канцелярия товарлары белән тутырылган 20 портфель тапшырылды. Бүләкләрне «Зенит» банкы бүлеп бирде.