25 августта 95 яшьлек юбилеен тыл хезмәтчәне, Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәтләрен алучы Александра Васильевна билгеләп үтте.
Бөек Ватан сугышы башланганда, яшь Сашага 13 яшь була. Сугыш елларында Александра Васильевна укчы булып эшли, эшелоннар белән сугышчыларны фронтка җибәрә. Александра Васильевнаның төп бурычы аның станциясе аша үткән поездларны кирәкле юнәлешләр буенча тарату була. Александра Васильевна бөтен гомерен укчы һөнәренә багышлый.
«Ышаныч» комплекслы үзәге исеменнән аны Үзәк район буенча өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Лилия Махиянова һәм социаль хезмәткәр Гөлнирә Габдуллина котладылар.