Минзәлә интернат-йортында профилактик әңгәмә уздырдылар

2023 елның 29 августы, сишәмбе

Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында халыктан акча урлауны кисәтүгә юнәлдерелгән әңгәмә узды. Очрашуда Россия Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча полиция бүлеге начальнигы урынбасары – полиция подполковнигы Азат Зиатдинов һәм Ак Барс банкының Минзәлә районы буенча бүлеге җитәкчесе Эльвира Юнысова катнаштылар.

Учреждение хезмәткәрләренең һәм социаль хезмәт алучыларның иминлеген тәэмин итү максатыннан кунаклар мошенниклыкның актуаль төрләре, аларның гамәлләрен кисәтү һәм туктату турында сөйләделәр. Чара ахырында мәгълүмати белешмәләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International