Шушы көннәрдә Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгеннән балалар Иннополис шәһәрендә экскурсиядә булдылар.
Балаларга шәһәрдә яшәү өчен төп объектлар – торак кварталлар, балалар бакчалары, гомуми белем бирү мәктәбе һәм IT-лицей, шулай ук шәһәр халкының ничек яшәве турында сөйләделәр. Реабилитантлар акыллы йортларның һәм ясалма интеллектның эш процессы турында үз күзләре белән күрделәр һәм белделәр.
Экскурсия бик кызыклы килеп чыкты. Балалар бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар.