Өлкәннәр декадасы көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендәге «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары «Мастеровые» рус драма театрында булдылар.
«Татнефть» хәйрия фонды грантлары конкурсында җиңүче булган социаль проект чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге карамагындагылар өчен «Балта эше остаханәсе» хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында кереш дәрес үткәрелде.
Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре өлкәннәр декадасы һәм «Өлкән буын» региональ проектын тормышка ашыру кысаларында социаль хезмәтләр алучылар белән сәламәтләндерү чаралары үткәрә.
Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә көндезге тору бүлеге карамагындагылар, Актив озын гомерлелек мәктәбендә катнашучылар өчен концерт программасы узды.
Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Ритм-Блюз» иҗат коллективы искиткеч концерт күрсәтте.
9 октябрьдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Махсус Олимпиада кысаларында «Яшь атлетлар» дигән спорт чарасы уздырылды. Дәрес балаларда хәрәкәт активлыгы күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән.
«Яңа туган баласын кабул итүдә шикләнелгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтүне оештыру буенча ведомствоара хезмәттәшлек» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Перинаталь тәрбия ысуллары» темасына төркемле дәрес үткәрде.
6–8 октябрьдә Оренбург өлкәсенең «Степные ястребы» хоккей клубы «Хоккейны той» турнирын үткәрде. Турнирда катнашучылар арасында – Бөгелмә шәһәренең «Арслан» командасы.
Келәтче, җитештерү контролеры, мастер, пресслаучы, слесарь-ремонтчы, электр, газ белән эретеп ябыштыручы, әйдәп баручы икътисадчы – Казан дәүләт казна дары заводы бу һәм башка вакансияләр буенча эшкә чакыра.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясе утырышы узды.