«Яңарыш» үзәгендә спорт чарасы уздырылды

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

9 октябрьдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Махсус Олимпиада кысаларында «Яшь атлетлар» дигән спорт чарасы уздырылды. Дәрес балаларда хәрәкәт активлыгы күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән.

Куелган максатларга ирешү өчен, «Паровоз», «Хоккей», «Парны тап» спорт уеннары үткәрелде, аларда балалар актив катнашты.

Мондый чаралар физик күнекмәләрне камилләштерүгә һәм мускул корсетын ныгытуга гына ярдәм итми, ә балаларның психологик хәленә дә уңай йогынты ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International