«Татнефть» хәйрия фонды грантлары конкурсында җиңүче булган социаль проект чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге карамагындагылар өчен «Балта эше остаханәсе» хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында кереш дәрес үткәрелде.
Социаль хезмәт алучылар бу көнне зур түземсезлек белән көттеләр. Тәҗрибәле педагог, оста Булат Сабиров беренче лекцияне укыды, агач һәм агач эшкәртү җиһазлары белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрде, остаханәдә эшләүнең төп принципларын аңлатты.
Көндезге тору бүлегендә тәрбияләнүчеләрнең күпчелеге өчен остаханә – даими эш белән тәэмин итүнең беренче тәҗрибәсе, тулы социализациягә таба адым, материал белән эшләүдә үз көчеңне сынап карау һәм үз-үзеңне тормышка ашыру мөмкинлеге.