Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре өлкәннәр декадасы һәм «Өлкән буын» региональ проектын тормышка ашыру кысаларында социаль хезмәтләр алучылар белән сәламәтләндерү чаралары үткәрә. Спорт күнегүләре яшь белән бәйле тискәре үзгәрешләр белән көрәшергә ярдәм итә, мускулларны тонуста тота, иммун, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системаларын ныгыта.
Күнегүләрдән соң олы яшьтәге кешеләр эмоциональ канәгатьлек, рух күтәренкелеге һәм яшәү көче алалар.
Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан расланган «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кешеләрнең яшь белән бәйле үзгәрешләр һәм хроник авырулар аркасында булган чикләүләрсез мөмкин кадәр озаграк яшәвенә юнәлдерелгән.