Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясе утырышы узды. Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә узган чарада шулай ук Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, министрның беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов катнаштылар.
Министрлык 2014–2025 елларга «Татарстан Республикасы гражданнарына социаль ярдәм» дәүләт программасы кысаларында республикада алып барылган эшләр турында сөйләде.