Өлкәннәр декадасы көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендәге «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары «Мастеровые» рус драма театрында булдылар.
Спектакль башланыр алдыннан кунаклар белән җәмәгать урыннарында үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында сөйләштеләр. Аннары тамашачылар кызыксынып спектакль карадылар. Сәхнәдәге вакыйгалар социаль хезмәтләр алучыларда зур кызыксыну һәм күп кенә уңай тәэсирләр уятты.
Чарада 10 кеше катнашты.