«Яңа туган баласын кабул итүдә шикләнелгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтүне оештыру буенча ведомствоара хезмәттәшлек» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Перинаталь тәрбия ысуллары» темасына төркемле дәрес үткәрде. «Йөкле хатын-кызларны психологик озата бару: аналыктан баш тарту турында карарларны профилактикалау, аңлы ата-ана позициясен формалаштыру» программасы буенча чарада сигез йөкле хатын-кыз катнашты.
Кереш өлеш «Шульц буенча аутоген күнегү» әңгәмәсе белән тәкъдим ителде һәм стресс белән көрәшү стратегияләрен формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Дәреснең төп өлешендә булачак әниләр арт-терапия, әкият терапиясе, музыка терапиясе ысуллары ярдәмендә бала белән психорелаксацион үзара бәйләнеш формалаштырдылар, аңа уңай кичерешләр трансляцияләделәр.
Төркемле эш режимында катнашучылар шәхеснең психологик ресурсларын һәм үз-үзләрен анализладылар. Бу чара йөкле хатын-кызларның психологик адаптациясен арттырды.