Арчаның комплекслы үзәгендә финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәрес үткәрелде

2023 елның 24 октябре, сишәмбе

Өлкән яшьтәге гражданнарның гомер озынлыгын арттыруга һәм аларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар белән эшләүдә гражданнарның физик һәм психологик сәламәтлеген саклауга ярдәм итүче төрле технологияләр кулланыла.

Бүген көндезге тору бүлегендә финанс грамоталылыгы буенча дистанцион онлайн-дәрес үткәрделәр. Тыңлаучылар банкны ярдәмче итеп сайларга һәм үз хокукларын якларга өйрәнделәр. Дәрес банк хезмәтләре мәсьәләләрендә иреклерәк ориентлашырга, төрле оешмаларның тәкъдимнәрен чагыштырырга һәм нәкъ менә максатларга ирешүгә ярдәм итүче хезмәтләрне сайларга өйрәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International