Шушы көннәрдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Россия законнары» мәгълүмати-хокукый базасы белән эшләү буенча практикум узды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
Татарстанда инвалид балалар һәм өлкәннәрнең социаль, мәдәни һәм спорт тормышы өчен барлык шартлар да тудырыла. Министрлык инвалид балаларны тәрбияләүче ата-аналарга файдалы булырга мөмкин җәмгыятьләр җыелмасын әзерләде.
РИА Новости белгечләре тикшеренү үткәрде һәм 2023 ел нәтиҗәләре буенча илдәге тормыш сыйфатын бәяләде.
«Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Теләче районы үзәк хастаханәсе белән берлектә 65 яшьтән өлкәнрәк авыл халкын медицина учреждениеләренә китерү эше дәвам итә.
12 февральдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары «Безнең куркынычсыз Интернет» мәгълүмати-уен сәгатендә катнаштылар.
«Старость в радость» инвалидларга һәм өлкәннәргә ярдәм итү хәйрия фонды вәкилләре «Хат алышу» программасын дәвам итәләр һәм өлкәннәргә ялгызлыкны җиңүдә ярдәм күрсәтәләр.
Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр белән һөнәри юнәлеш бирү буенча дәрес үткәрделәр. Дәрестә балалар коткаручы һөнәре белән таныштылар.
Россия фәне көне уңаеннан Яшел Үзән районында «Ышаныч» сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Фән дөньясын танып беләбез» дигән дәрес уздырдылар.
8 февральдә Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында социаль яклау идарәсе башлыгы Ленар Шакиров катнашында коллектив җыелышы узды.