«Изгелек» үзәгендә Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладылар

2024 елның 12 феврале, дүшәмбе

12 февральдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары «Безнең куркынычсыз Интернет» мәгълүмати-уен сәгатендә катнаштылар.

Катнашучылар Интернет куллануда потенциаль куркынычлар, алардан саклану юллары, интернет-бәйлелек проблемасы, социаль челтәрләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белделәр. Шулай ук тернәкләнүчеләргә үз компьютерларын вируслардан ничек сакларга, мошенниклардан ничек сакланырга кирәклеге турында сөйләделәр. Чара тематик видеоролик карау белән тәмамланды.

Очрашуда 20 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International