«Старость в радость» инвалидларга һәм өлкәннәргә ярдәм итү хәйрия фонды вәкилләре «Хат алышу» программасын дәвам итәләр һәм өлкәннәргә ялгызлыкны җиңүдә ярдәм күрсәтәләр.
Волонтерлар «Хат алышу буенча онык» проектында катнашалар һәм Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр алучылар өчен хатлар һәм посылкалар җибәрүләрен дәвам итәләр. Өлкәннәр мондый игътибарга һәрвакыт шат.