20 февральдә Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге базасында «Менталь тайпылышлары булган кешеләрдә социаль-көнкүреш һәм социаль-тирәлек күнекмәләрен формалаштыру практикасы» дигән стажировка мәйданчыгы эшли башлады. Көндезге тору бүлекчәләрендә (төркемнәрендә) бу эш юнәлеше Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән кертелгән «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында аеруча актуаль.
Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын һәм сәламәт гомер озынлыгын арттыруга юнәлдерелгән «Демография» милли проектының «Өлкән буын» региональ проекты кысаларында медицина хезмәткәрләре белән ведомствоара хезмәттәшлек алып барыла.
Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Аҗаган» спорт-патриотик уены узды. Анда әти-әниләре белән бергә приют тәрбияләнүчеләре һәм Казан ветеринария академиясе студентлары катнашты.
Тантаналы чара «Энергектик» мәдәният йортында узды, анда район ветераннар советы һәм Зәй предприятиеләре һәм учреждениеләренең ветераннар оешмалары активистлары җыелды.
Эшләми торган бәйрәм көне алдыннан килгән эш көне яки сменаның озынлыгы бер сәгатькә киметелә (РФ Хезмәт кодексының 95 нче маддәсенең 1 нче өлеше).
Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге хезмәткәрләре мобилизацияләнгәннәрнең гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтәләр. Ватанны саклаучылар көне алдыннан социаль хезмәткәрләр уллары махсус хәрби операция зонасында булган социаль хезмәтләр алучыларны котладылар, бүләкләр тапшырдылар.
Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрдә яңа файдалы шөгыльләре барлыкка килде – термомозаика. Махсус тактага төрле төстәге пластмасса төймәләр кидерәләр, ә аннан соң рәсемне калька аша үтүкләргә кирәк.
Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркеменә йөрүчеләрне кул эшенә өйрәтүне, тегү кораллары белән таныштыруны дәвам итә.
Бүген 2023 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының гавами формалаштырылган максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча иҗтимагый фикер алышулар булды.
Казанда «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы кысаларында «Сибур Холдинг» ГАҖ грантына ия булды.