Казанда менталь тайпылышлары булган кешеләрдә социаль-көнкүреш һәм социаль-тирәлек күнекмәләрен формалаштыру практикасы белән уртаклаштылар

2024 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

20 февральдә Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге базасында «Менталь тайпылышлары булган кешеләрдә социаль-көнкүреш һәм социаль-тирәлек күнекмәләрен формалаштыру практикасы» дигән стажировка мәйданчыгы эшли башлады. Көндезге тору бүлекчәләрендә (төркемнәрендә) бу эш юнәлеше Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән кертелгән «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында аеруча актуаль.

Очрашу барышында ял оештыру чараларында социаль күнекмәләрне формалаштыру тәҗрибәсе, тренировка фатирында, «Кибет» өйрәнү кабинетында, хезмәт остаханәсендә, театр студиясендә социаль-көнкүреш күнекмәләрен үстерү, шулай ук социаль-педагогик коррекцияләү, нейробика дәресләрендә социаль күнекмәләрне формалаштыру практикасы күрсәтелде.

Социаль технология белән танышу кызыклы эш кейсларын анализлау, функциональ мөмкинлекләрне бәяләү буенча практик биремнәрне үтәү, планнар төзү аша үтте.

Лаеш, Сарман, Нурлат, Аксубай, Арча, Түбән Кама, Зәй районнарының социаль хезмәт күрсәтү үзәкләренең, шулай ук «Идел» Республика инвалидларны социаль тернәкләндерү үзәгенең 13 белгече функциональ бозулар дәрәҗәсен исәпкә алып, менталь тайпылышлары булган затларда социаль күнекмәләр формалаштыру алгоритмын проектлау буенча йомгаклау эшен уңышлы башкардылар һәм сертификатлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International