Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын һәм сәламәт гомер озынлыгын арттыруга юнәлдерелгән «Демография» милли проектының «Өлкән буын» региональ проекты кысаларында медицина хезмәткәрләре белән ведомствоара хезмәттәшлек алып барыла.
Үзәк белгечләре фельдшерлар белән берлектә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль хезмәтләр алучылары белән әңгәмә үткәрделәр. Өлкән яшьтәге кешеләргә даими рәвештә диспансерлаштыруның мөһимлеге турында сөйләделәр, чөнки авыруларны иртә стадиядә вакытында ачыклау инвалидлык һәм үлемнең төп сәбәбе булган иң куркыныч авырулар үсеше ихтималлыгын киметергә мөмкинлек бирә.
Шулай ук гражданнарга Югары Ослан муниципаль районының ерак торак пунктларыннан районның медицина оешмаларына диспансерлаштыру һәм скрининглар үткәрү өчен 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны китерүче учреждение автотранспортыннан файдалану мөмкинлеге турында искә төшерделәр.