«Шатлык» приюты тәрбияләнүчеләре «Аҗаган» уенында катнаштылар

2024 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Аҗаган» спорт-патриотик уены узды. Анда әти-әниләре белән бергә приют тәрбияләнүчеләре һәм Казан ветеринария академиясе студентлары катнашты.

Чараның мактаулы кунаклары район социаль яклау бүлеге начальнигы Дарья Юматова, хәрби хезмәт ветераны, майор Фәрит Вәлиев, Сугышчы-интернационалистлар ветераннар советы рәисе Николай Болонкин булды.

Маршрут битләре буенча командалар уенның барлык этапларын уңышлы узды. Барлык биремнәрне үтәгәннән соң, катнашучылар солдат боткасы, коймак һәм чәй белән сыйланды.

Мондый чаралар балаларга хәрби тарихны яхшырак аңларга һәм хәрбиләрнең хезмәтен кадерләргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International