Ватаныбызның лаеклы уллары өчен рәхмәт белән

2024 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге хезмәткәрләре мобилизацияләнгәннәрнең гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтәләр. Ватанны саклаучылар көне алдыннан социаль хезмәткәрләр уллары махсус хәрби операция зонасында булган социаль хезмәтләр алучыларны котладылар, бүләкләр тапшырдылар.

Хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның якыннарына ярдәм итү – Россиядә Гаилә елы кысаларында мөһим чара. Буа районының «Гармония» социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре дә өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы махсус хәрби операциядә катнашучыларның әти-әниләрен тәбрикләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International