Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Казан шәһәр Думасының хисап сессиясе узды. Көн тәртибендә 2023 елда шәһәр хакимиятенең эш нәтиҗәләре, шәһәр һәм аның халкы тормышының мөһим аспектлары турында фикер алышу булды.
Республикада инклюзия үсеше мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Бу темага доклад белән Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова чыгыш ясады. Быел Казанда мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәпләрдә 32 махсус кабинет һәм балалар бакчаларында 14 төркем ремонтлау планлаштырыла. 2023 елда Татарстан башкаласында сигез мәктәптә шундый 54 кабинет яңартылган. Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән мондый кабинетлар махсус җиһазлар белән җиһазландырылган.
«Үзенчәлекле балаларның әти-әниләре белән сөйләшкәндә, шунысы аңлашылды: шәһәр мохитенең инклюзиясе өч китта тора – инфраструктура, кадрлар, мәдәният», – дип билгеләп үтте Гүзәл Сәгыйтова.
Бүген инклюзиянең актив үсеше дәвам итә: шәһәр парклары һәм скверлары киртәсез мохит принципларын үтәп проектлана һәм төзелә, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дәресләр каралган, төрле клублар, түгәрәкләр, театр студияләре һ. б. эшли.
Шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә күпчелек чараларны сурдотәрҗемәче һәм тифлокомментатор озата бара. Шәһәрдә хәйрия эшчәнлеге «Игелекле Казан» оешмасы координациясе астында үткәрелә. Мәсәлән, коворкингта инвалид балалар белән эшләү өчен волонтерлар әзерләү курслары уза.