Казандагы «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчесе Эвелина Шәрипова «Сәнгать шарлавыгы» бөтенроссия күп жанрлы конкурс-фестиваленең 1 дәрәҗә лауреаты булды. Социаль хезмәтләр алучы бала «Ә син мине яратасыңмы?» җырын башкарды һәм эстрада вокалы номинациясендә җиңде.
Баланы бәйгегә әзерләгән музыка җитәкчесе Елена Пресман Эвелинаның тырышлыгын һәм музыкага тугрылыгын билгели. Уртак тырышлык һәм кызның таланты аңа мондый нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлек бирде.
Бу җиңү учреждение коллективын шатландырып кына калмый, ә мөмкинлекләре чикләнгән очракта да һәр кешенең сәнгатьтә күренекле нәтиҗәләргә ирешә алуына мисал булып тора.