2022–2026 елларга Татарстан Республикасында аутизм спектры бозылулары һәм башка менталь тайпылышлары булган кешеләрне комплекслы озата бару концепциясен гамәлгә ашыру кысаларында 27 февральдә ведомствоара консилиум узды.
Чарада Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, ТР Мәгариф министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы вәкилләре һәм «Росток» Республика психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәге белгечләре катнашты. Очрашу кысаларында балаларны маршрутлаштыру вариантлары каралды, аутизм спектры бозылган балаларны тәрбияләүче ата-аналарга балаларны үстерү һәм укыту өчен өстәмә хезмәтләр алу, педагог-психологтан консультатив ярдәм алу мөмкинлекләре тәкъдим ителде.