Һөнәрләр фестивалендә Татарстан IT тармагын тәкъдим итәчәк

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Россия Президенты Владимир Путин 2024 елны илдә Гаилә елы дип игълан итте. Чаралар гаиләне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштырырга, традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга, гаиләләрнең иминлеген яхшыртуга ярдәм итәргә тиеш.

Гаиләләрнең иминлек дәрәҗәсе шулай ук аларның матди хәленә, гаилә әгъзаларының һөнәри яктан тормышка ашырылуына бәйле. Нәкъ менә шуңа күрә Татарстанда Гаилә елында гражданнарның хезмәт мәшгульлегенә дә аерым игътибар бирелә. Киләчәктә үзләре гаилә корачак яшьләргә дә һөнәр сайлауда ярдәм итү мөһим.

11 мартта «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында Һөнәрләр фестивале старт алды. 12 апрельгә кадәр ВДНХ киңлегендә экспертлардан 150дән артык мастер-класс, эре эш бирүчеләр белән очрашулар, һөнәри юнәлеш бирү тестлары, викториналар, экскурсияләр, белем бирү программалары презентацияләре узачак. Фестивальнең төп максаты – заманча хезмәт базарының күптөрлелеген күрсәтү, булачак һөнәр яки беренче эш урынын сайлаган яшьләргә оптималь вариантны сайларга ярдәм итү.

31 мартта Татарстан күргәзмәдә IT тармагын һәм тармакта ихтыяҗ булган белгечлекләрне тәкъдим итәчәк. Республиканың белем бирү оешмалары һөнәрләр фестивале кунаклары өчен бай программа әзерли: бию флешмоблары, «Траектория буенча роботлар хәрәкәте» интерактивы, «Квант программалаштыру» белем бирү трегы презентациясе, интерактив уеннар һәм башка бик күп нәрсәләр. Казан (Идел буе) федераль университеты VR-шлемда виртуаль чынбарлык өлкәсендәге эшләнмәләрне күрсәтәчәк, шулай ук университет эскәмиясеннән үк ITга ничек керергә кирәклеге турында лекция укыячак.

Чаралар көн дәвамында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International