Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты остасы Анатолий Пименов үз эшләре белән «Кызлар-аналар» халыкара иҗат конкурсында катнашты. Конкурс Гаилә елы кысаларында «Осталар иле» сайтында уздырылды. Конкурс гаиләгә, тормышны бәхетле итә торган гадәтләргә, бер-берең турында кайгыртуга, хоббиларга һәм кызыксынуларга, балаларга һәм ата-аналарга багышланган иде.
Барлыгы 8 номинациядә 187 эш тәкъдим ителде. Алабуга интернат-йортыннан Анатолий Пименов бер номинациядә беренче урынны, икенче номинациядә икенче урынны яулады.